БУХГА’ЛТЕРЛЫК и. 1) к. бухгалтерия ( 1 мәгъ.). Отчёт мәгълүматларының дөреслеген тикшерү пропагандисттан бухгалтерлык --- өлкәсендә махсус белеме булуны таләп итә. Татарстан коммунисты 2) Бухгалтер эше. Кәбирнең --- бер апасы яследә балалар карый, икенчесе колхозда бухгалтерлык эшен алып бара. Г.Галиев. Сатирик журнал бимазасын кичке мәктәпкә йөрү, бала тәрбияләү һәм иҗат эше белән бергә уңышлы алып бару өчен, зур түземлек кирәк. Белмим, бәлки моңа да [Шәүкәтне] бухгалтерлык өйрәткәндер. Казан утлары |