БУХГАЛТЕ’РИЯ и. нем. 1) Продуктлар җитештерү буенча хуҗалык операцияләренең исәбен яисә акчалата исәп-хисапны алып бару эше һәм аның теориясе. Иң гади бухгалтериядән чыгып әйтәм: табигать сезгә бу чаклы изгелекне бирде дә бушка гына расходланды, дип уйлыйсызмы? Н.Исәнбәт 2) Предприятие, учреждениеләрдә исәп-хисап эшләрен алып бара торган бүлек. Бухгалтерия җәйге сезонга алынган ярдәмче эшчеләр белән исәп-хисап алып бара. Ә.Айдар 3) сөйл. Исәп-хисап; сан. Вапшым, Мөдир абзый, бодай исәбен тәртипкә салдым, дип уйлый инде. Ну көн саен бозалар моның бухгалтериясен. И.Сирматов. Семья мәсьәләсендә – минем үз бухгалтериям, Николаша. Б.Камалов |