БУХ иярт. 1. 1) Шартлаганнан, бәргән-бәрелгәннән чыга торган көчле, кискен тавышны, ухылдауны хәтерләткән авазларны белдерә. [Әхмәтгәрәй:] Шуннан карыйм чурный туча булып, аэропланнар! Бервакыт бух! И мин без память. М.Мәһдиев. [Малай] Безгә каршы «сугыш ачты». Үзе команда бирде,… үзе туп атты: Бух, бах! Г.Гобәй

2. рәв. мәгъ. кбт. форм. яки «бах» ияртеме белән Шундый тавышлар чыгарып. [Пароход] Үзенең морҗасыннан куе кара төтен чыгарып, бух-бух суларга тотынды. Г.Гали

3. хәб. функ. Бухлау, бухылдату, бухылдау, мәгънәсендә кулланыла. Бер иптәшемнән хат килде. Немец очучысын Селигер күленә батырган. Атып түгел, алдап. Патроны булмаган, тегене үз өстенә юнәлдергән, күлгә төшеп җиткәндә генә читкә тайпылып калган. Ә немец күлгә бух! C.Баттал. Читендә күлнең генерал. Мә, самурай, тот менә! Һәм үзен, самолётын ул Күл төбенә: бух! менә. Г.Афзал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә