БУФЕТЧЫ и. 1) Буфетта эшләүче, сатучы. Йомры гәүдәле, ак алъяпкычлы буфетчы кыздан ул ашамлыкларның әле анысын сораштырды, әле монысының бәясен белеште. С.Рафиков. Кок, ипи пешерүче, буфетчы, җыештыручы болары «обслуживающий персонал», диңгезчеләр шивәсендә: «абслуга». М.Юныс

2) Буфет тотучы, буфет хуҗасы. Буфетчы марҗа бурычка бирүне дә туктата. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә