БУФЕТ и. фр. 1) Табак-савыт, кабымлык һәм эчемлекләрне кую, саклау өчен шкаф. Айдарлар фатиры: уң якта – гомуми коридорга чыга торган ишек; аннан керүгә, буфет артындарак – элгеч; буфет алды якта – туры диван. Н.Исәнбәт. Буфетны ачып карады, бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде баш төзәтерлек нәрсә тапмады. Ә.Мушинский. Каләмне буфеттан алып килеп, Тукай, ниһаять, язарга утыра. И.Нуруллин. Каютада ашамлык саклау өчен суыткыч тора. Шунда ук – савыт-саба буфеты, китап шкафы, кием-салым гардеробы. М.Юныс

2) Ашханә, рестораннарда: кабымлык һәм эчемлекләр сату өстәле; төрле эчемлекләр, кабымлыклар белән сату итә торган, зур булмаган чәйханә. Шул рәвешчә, буфетка барып килергә дә куркып утырган чакта, күршемдәге кресло бушады. Ә.Еники. Фәһим картны җылы мич янына китереп утыртты да буфетка юнәлде. Г.Бәширов. Постау күлмәкле кыз иңбашын җыерып алды да буфеттан чыгу ягын карады. А.Толстой



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә