БУ’ФЕР и. ингл. 1. 1) Вагоннарның бәрелү көчен йомшарта торган пружинасыман җайланма. Бу юлы --- үземнең эш урыным саналган иң соңгы вагонның буферына учым белән шапылдата-шапылдата, байтак кына уйлана калдым ---. Ә.Рәшит. Паровоз тагы әкрен генә кычкыртып куйды да кузгалды һәм беренче вагонны, буферын шалтыратып, тартып алды, икенчесен урыныннан кузгатты. Г.Гобәй. Ул арада паровоз да кычкыртты. Буферлар тагын дөбер-шатыр килеп алдылар. М.Мәһдиев. Кыса алдына төртү чикләре – буфер, ә артына тарту ыргагы урнаштырыла. Тракторлар һәм автомобильләр 2) күч. Капма-каршы якларны аерып, алар арасындагы кискенлекне йомшартып торган арадашчы. Геосәяси күзлектән караганда, далага тарих сәхнәсендә үзара даими көрәштә торган өч бөек цивилизация арасында (көнчыгышта – Кытай, көнбатышта – носари Аурупа, көньякта – ислам дөньясы) буфер ролен үтәү вазифасы тапшырылган. Р.Сафин. Дөрес, --- мөмкин кадәр --- аябрак әйтергә тырыша, моның өчен еш кына «хәлбуки», «безгә калса», «кызганычка» кебек буфер ролен үтәрдәй сүзләр дә куллана. Ә.Еники 3) Автомобильдә: рессор белән рам арасындагы резин прокладка. Өлкән тикшерүче Фаршатовның «Жигули»е, арткы буферы белән, Ибрайлар янындагы ерганакның былчырак чокыры янына эләгеп калды. Ә.Гаффар 4) хим. Химик процесста водород концентрациясе үзгәргәндә дә тотрыклы яки аз үзгәрүчән эремә. Нигез буферның тирәлеген pH 14 –pK(BOH) + lg ν (BOH) / ν(BA) формуласы буенча исәплиләр. Фән һәм тел 5) информ. Мәгълүматларны вакытлыча саклау өчен, компьютер хәтеренең бер өлеше. Мәгълүмат әлегә буферда кала 2. с. мәгъ. кит. күч. Ике каршы як арасындагы кискенлекне йомшарту, бәрелешләрне булдырмау өчен хезмәт иткән, арадашлык иткән (оешма, дәүләт турында). Казан белән Мәскәү дәүләте арасында буфер (фасыйлә) Касим (Хан Кирмән) ханлыгы Россиядә ихтиляль (смута) булган чакта исән иде… Г.Гобәйдуллин. Совет хөкүмәте Ерак Көнчыгышта вакытлы буфер дәүләт төзүгә барды. СССР тарихы |