БУУ ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса тартып бәйләп яки өстенә бармак белән басып яисә башкача кысу. [Дәү әнисе] Ахырда, башындагы ак ситса яулыгын салып, тасма-тасма ертырга тотынды. – Ичмасам, [җәрәхәтне] чүпрәк белән буып бәйлик! – дип ашыктырды. Ш.Янбаев 2) Нәрсәне дә булса чорнап, урап бәйләү. – Бичара, кешедән оялып, гел эчен буып йөргән шул, шуның белән харап булды, – дип сөйләнде [хатын-кыз]. М.Мәһдиев. Көлтә кебек кысып буганга, Бүселмичә торды кайгылар. М.Әгъләмов. Алар [малайлар] әтиләренең җәясен тарта алырга һәм каешын буарга тиеш булалар. Татар мифлары 3) Сулыш, тын алуны авырлаштыру. Ютәл буа. Суык алды, ахры. Ә.Фәйзи 4) Сулыш юлларын кысып үтерү; элмәк салу. Мара – Европа халыкларының түбән мифологиясендә явыз рух, ул төнге кошмар булып килә, кеше өстенә сикерә, аны буа, шулай ук елан рәвешенә керә ала. Татар мифлары. Йорт мәчесеннән дә кечкенә булган шушы җәнлек үзеннән шактый зур куян, урман тавыгы, су күсесе һәм, хәтта, үрдәкләрне дә тотып буа. Кызыклар дөньясында // Бугазны яралап үтерү. Хәбирә карчыкның нәкъ шундый ала төстәге карт сыерын шул көнне кич әвеслек янында бүре буып китте. М.Мәһдиев 5) Буа ясап, суның юлын томалау. «Буа буыйк, буалар!», диешәләр балалар, Ыштаннарын күтәреп, яланаяк чабалар. Н.Думави. Буаны быелга будылар болай гына. М.Мәһдиев 6) күч. Юлына каршы төшеп, үткәрмәү, тоткарлык, киртә ясау, каршылыклар тудыру. Кызыл гаскәргә ярдәм биреп, Явызларның юлын будык без. М.Фәйзи 7) күч. Изү, кысу; үстермәү, мөмкинлек бирмәү; юк итү. Җәза отрядлары бары тик сине буарга әзер. А.Гыйләҗев. Хакыйкатьне буарга җай гына булсын. А.Гыйләҗев 8) күч. Тынгылык бирмәү. Гарьлек буа аны, көнчелек калтырата иде. Б.Камалов 2. буып рәв. мәгъ. күч. сөйл. Ирексезләп; аптыратып; интектереп, йөдәтеп. Бугазыңнан буып алачак, Урынын-вакытын, хак-нахагын Бәйнә-бәйнә тезеп салачак... Р.Зарипов. Буып сорау. Буып таләп итү Буа бару Торган саен ныграк буу. Менә шулай, ул [яралгы] Барков белән бергә үскән, аны эчтән һаман күбрәк буа барган. Юлдаш Буа башлау Буарга тотыну. Җомга намазыннан чыгып барганда, аны буа башлаганнар, халык коткарып калган. Р.Батулла Буа төшү Тагын да ныграк буу Буып алу 1) Кинәт буу. Тозак «выжжт», [куянның] муеныннан буып та алды. Г.Мөхәммәтшин. Җирән чәч аның бугазыннан буып алды. Р.Сибат 2) Бөтен яктан да буу. Аклы-каралы ямаулар белән чуарланган, җиңнәре кыскарган бишмәтләрен юкә бау белән буып алган малайлар, билләренә – балталар, култык асларына пычкылар кыстырып, мәктәп янына җыелдылар. Я.Зәнкиев. Инде эш уеннан узган – буып алган иҗат. М.Әгъләмов Буып ату Авыр хәлгә төшерү, изеп ташлау, юкка чыгару. Авылда буып атачаклар ич сине. Я.Зәнкиев. Ир заты малайны бу минута буып атарга да әзер иде. Х.Ибраһим Буып бетерү Ахыргача, тәмам буу. --- иң кимендә өч йөз илле кеше барган вакытта да, буаны буып бетерү өчен, бер атналап вакыт кирәк булачак икән. Н.Фәттах Буып җибәрү Буган хәлгә китерү. Ниһаять, мин дә үземә ярагандай бер шинель киеп алдым, билемне буып җибәрдем... Ф.Хатипов Буып йөрү Һәрвакыт нәрсә дә булса буган булу. [Сәүдәгәр Биккол] --- кара чикмән өстеннән кызыл билбау буып йөргән әрмәннәр аша Багдадка да барды ---. М.Хәбибуллин. Алтынчы класста күн итек, галифе чалбар киеп, билен киң каеш белән буып йөргән Рафаэль «үскәч кем буласың?» дигән сорауга, һич икеләнмичә: «Марс Макаров кебек баянчы булам!» – дип җавап бирә. М.Галиев Буып килү 1) Аз-азлап, акрынлап аттыра барып буу. Инешнең ике ягыннан да буып килгәч, көннәрдән бер көнне, су агардай тар ярык кына кала. Н.Әхмәдиев 2) Элек-электән, күптәннән, даими буу. Әйтик, демократияләштерү процессы иҗат әһелләре иреген әлегәчә буып килгән тоталитар режимның идеологик кысасыннан азат итте. М.Арсланов Буып кую Буылган хәлгә китереп калдыру. Суы бәләкәй икән, буып куйгач, диңгезгә әйләнер ---. А.Гыйләҗев. Юлларны буып куйган бураннарга төрле кеше төрлечә карады. Я.Зәнкиев. [Командировочный] Берни хәтерләмәгәндәй, зур авызын ерып елмайды, киң каеш белән буып куйган гимнастёркасын артка таба җыя-җыя күреште. М.Мәһдиев. Талантны бит аны, агым суны буып куйган шикелле, бик җиңел генә туктатып булмый. Х.Сарьян Буып ташлау Юк итү, юкка чыгару, үтерү. Монда да реакция үзенең пычрак тырнакларын тырпайткан, революцион хәрәкәтне буып ташларга ашкына иде. А.Расих. Аны буып ташлардай булдым. А.Гыйләҗев. Усалны бүре буып ташлады ич. Х.Бәдигый. --- бу мәченең шундый бер гадәте бар: ул, еш кына, кирәгеннән артык җанварны буып ташлый. Кызыклар дөньясында Буып тору 1) Бераз вакытка, вакытлыча буылган хәлдә тоту. Хәлим хәтта аның йөрәк тибешен дә ишеткән кебек булды. Үзе исә бераз вакытка сулышын буып торды. Г.Гыйльманов 2) Бертуктаусыз буу; иреген кысу, мөмкинлекләрне чикләү. Чөнки, эчкән саен, акылын-җанын буып торган тышаулардан үзен бушана барган шикелле тойды. Ә.Еники. Кешенең рухын буып торган мондый режимның яшәргә хакы бар идеме? С.Шәмси Буып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы буу. Берне генә алып китсәләр ярар иде әле, [соры ерткычлар] абзардагы бөтен малны буып чыгалар бит. Я.Шәфыйков Буып яту Билгеле бер вакыт дәвамында буу; әле, хәзерге вакытта буу. Бу ярсуга каршы кешелек юлын Буып яткан көчләр егылыр. Ә.Фәйзи. Ул да түгел, кыш буе өстен каплап, тынын буып яткан калын бозны шатыр-шотыр китереп ватып ыргыта да, кабарынып, бүртенеп, өскә бәреп чыга. Г.Бәширов |