БУТКА и. сөйл. 1) к. ботка. Утыралар, аяк бөкләп, каршы утка, болар инде тәмләп кенә ашый бутка. Г.Тукай. Әрәмләр лә булып кала майлы бутка ---. Х.Туфан 2) Ботка сыман ярым сыек, йомшартылган катнашма. Ә пресс калаклары туктаусыз әйләнә, тыгыз, дымлы балчык буткасын дүрткел авыз аша өзлексез этеп тора. А.Гыйләҗев 3) күч. Буталчыклык, тәртипсезлек. Тагы ярты сәгатьтән, көрәкләр кара туфракка җиттеләр. Чокыр янында – тау кебек өелгән кәгазь буткасы. М.Госманов |