БУТЕРБРОД и. нем. Бер ягына май ягылган, аның өстенә сыр, ветчина һ.б.ш. ризыклар куелган юка гына икмәк телеме. Алар, эндәшмичә генә, бутерброд чәйнәделәр. Р.Зәйдулла. Вәсилә Хакова конфет кабының капкачын ачты, кечкенә суыткычтан варенье, ике бутерброд алып, тәлинкәгә салды. М.Хәбибуллин. Буфетчы хатын өстәлгә балык уылдыгы яккан бутербродлар, казылык, сыр һәм төрле җимешләр куйган. М.Юныс. --- рестораннарда аны тәмле, кыздырылган ризык, --- калорияле бутербродлар белән сыйлыйлар. Иң шәп календарь



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә