БУТАФО’РИЯ и. ит. 1) Сәхнә өчен ясалган декорация (чын әйберләрне алмаштырырлык итеп ясалган муляж – җиһазлар, скульптура, савыт-саба, бизәнү әйберсе, корал, кием-салым һ.б.). Сәхнәдәге тормыш чынбарлыгын тудыруда бутафория предметлары гаять зур урын алып тора. Сәхнә

2) Нәрсәне дә булса яшерү максатыннан эшләнгән ясалмалылык. Мин хатыннар янында, иңемә чалгы салып, «печәнче» булып йөрсәм дә, ул бутафориянең кирәге булмады, фашистлар очрамады. С.Таһиров

3) Реклама максатыннан, күрсәтмәлелек буларак кулланыла торган ясалма (чын булмаган) предметлар

4) күч. Мишура, ясалма зиннәтлелек . --- шигырьнең гомуми төзелеше, олы төшенчәсе югала, җитди драматизм бутафория чүбенә урала. Бу сюжет җитдирәк нәтиҗәгә лаеклы. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә