БУТА’У I ф. 1) Төрле нәрсәләрне кушып аралаштыру, болгату. Кәлимуллин кисәүләрне бутаган таягын янып торган учакка ыргытты. Г.Иделле. Оя каты чыбыкларны бер-берсенә аралаштырып, бутап, беркетеп ясалган иде, тиз генә сүтелмәде. М.Мәһдиев

2) Эченә катнаштыру, кушу, өстәп салу. Аю мае бутап, сөт җылытып эчте, мәтрүшкәле, җиләкле чәй ясады, аю тамырын – женьшеньне – төнәтергә куйды. Х.Ширмән

3) Нәрсәнең дә булса урнашу тәртибен, эзлеклелеген бозу, урынын буташтыру

4) Нәрсәне дә булса катлауландырып, үзгәртеп чуалту, аңлашылмый торган итү. [Мария:] Дөньясы буталды шул. [Нурхәмәт:] Буталмады. Бутадылар. Т.Миңнуллин

5) Аралаштырырга, берләштерергә ярамаган нәрсәләрне кушу, бер рәткә кую. Бу әсәрдә Нәҗминең төрле вакыйгаларны [әһәмиятләре төрле дәрәҗәдә булуларына карамастан], бутап, аралаштырып йөрүе дә әллә ничек кенә урынсыз кебек тоела. Г.Нигъмәти

6) сөйл. Болгау, изәү. Кайбер җирдә ташкын ярларыннан бәреп чыкты, һәм үзләрен, ничектер, иректә дип исәпләгән тоткыннар, кулларын бутап, кычкырып, абына-сөртенә, түбәнгә – үзән ягына ыргылдылар. Н.Фәттах

7) күч. Бер нәрсәне икенчесеннән аера алмау, ялгышу, хаталану. Тышкы кыяфәт еш кына алдый, бутый. А.Гыйләҗев. Чиягезгә карап кайттым кабат, Бутамадым башка өйләрне. М.Әгъләмов. Бәдәвиләрне чегәннәр белән бутарга ярамый. С.Сөләйманова. Кайсы хатын үз ирен ятлар белән бутый ала? Р.Зәйдулла // Эзлеклелекне, бәйләнешне югалту. --- Сәкинә склероз белән газап чигә башлады. Саташа, адаша, бутап сөйли. М.Мәһдиев

8) күч. Ялгыштыру, саташтыру. Шайтан бутаганны Алла чишәр, бухгалтер бутаганны кем чишәр? Әйтем. Ачуланма, туган, Иблис телемне бутый. Ә.Еники. --- сәяси төшенчә булган «дәүләт»не рухи төшенчәле «Ватан» белән бутамасыннар иде. Мирас

9) күч. Кемне дә булса тыелган, ярамаган эшкә катнаштыру, тарту, җәлеп итү. Зинһар, дип әйтәм, Сафиулла абый, бутама син мине бу эшләргә! Г.Иделле

10) күч. сөйл. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу. Бу юлы аңа [Шомага] масштаблы эш тапшырдылар – Аксу өлкәсендәге барлык милли көчләрне таркату, халыклар арасын бутау. Ф.Сафин

Бутап алу Тиз генә, бераз бутау. Хәмдия, ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп елмайды да, Булатка: «Хатын-кыз белән менә ничек сөйләшәләр, ә син – «карчык» та «карчык» – дип, аның чәчләрен бутап алды. С.Таһиров. – Чынлап! – диде Белугин, кызарынып һәм, иптәшләре белән бәхәсләшкәндәге шикелле, баш өстендә кулларын бутап алды: – Нигә безгә белмәгән кеше? Н.Фәттах

Бутап ату Бик тиз арада, аннан-моннан бутау

Бутап бетерү 1) Барысын да салып бутау; тәмам катышканчы бутау

2) Аңлый алмаслык дәрәҗәгә җиткереп бутау. Зонада, төрмәдә чакта якларның кайдалыгын бутап бетергән иде егет, хәзер, төгәл итеп, көнчыгышны эзләп тапты ---. Я.Зәнкиев. – Бар нәрсәне бутап, бозып бетермәсәң ярый инде, – диде әнисе. Н.Фәттах. Шулай аңлатып бирмәсәм, язган чагында бутап бетерериең син аны. И.Сирматов. Ярый сине җитәкче итмәгәннәр. Бөтенесен бутап бетерер идең. Г.Нәбиуллин

Бутап җибәрү 1) Бераз бутау. Ул тагын да зуррак күбәләк корты табып китереп түмгәккә ташлады да аны чыбык очы белән бутап җибәрде. З.Фәйзуллин

2) Ялгыштыру, буталу. --- димәк, әлеге «фәнни хезмәткәр» дигәнебез, «тел» белән «язу» төшенчәләрен бутап җибәрә. Ф.Галимуллин

Бутап йөрү 1) Озак вакыт дәвамында һәрберсен бутау. --- ул кадерле хезмәтне «Йолдыз» берлә бутап йөрмәдек. Г.Исхакый

2) Якларны бер-берсенә каршы котыртып тору. Син, кызый, белер-белмәс башың белән, әллә ниләр бутап йөрмә! А.Гыйләҗев

Бутап китү Ниндидер вакыттан соң бутый башлау. Казанлыларга хөсетле Шаһгали дөньяны бутап киткәннән бирле, кырмыска оясыдай гөжләгән каланың тынычланып җитә алганы юк. Ф.Латыйфи

Бутап кую Көтмәгәндә, кинәт, ялгыш бутау. Фәрдәнә әбине кызлар итеп киендерәсеңмени? Кара аны, бутап куймагаем! Ә.Гаффар. Зөфәр барыбызның да башын бутап куйды. Г.Гыйльман

Бутап ташлау Бөтенләй аңламаслык дәрәҗәгә җиткереп бутау; астын-өскә китереп бутау. Ләкин ул картның зиһенен бөтенләй саташтырып, бутап ташлады... Г.Гыйльман. Аның, мәрхүмнең истәлек-йоласын тоту вакытын көтмәстән, Джульеттаның ниятләрен бутап ташлап, кызының туен бер көнгә алга күчерергә карар кылуы шул хакта сөйли. Татар театры

Бутап тору Бертуктаусыз, әледән-әле бутау. Үлчәү генә кайчак, тибрәнгәләп, Төшергәләп тора «майлылар»ны. Әле – анда, әле монда салып, Бутап кына тора «җайлылар»ны. Н.Сафина

Бутап утыру Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында бутау. Син нәрсә бутап утырасың, кычыткан чыпчыгы! Белмәгәнеңә?! Г.Каюмов

Бутап яту Озак вакытлардан бирле, бертуктаусыз бутау. – Дөньяны бутап яталар шунда! – диде [Хисмәт]. Ф.Яхин

Бутый башлау Бутарга тотыну. Көннең көне прилавка артында торып, күзләр тона, кешеләрне, кинодагы шикелле, бер-берсе белән бутый башлыйсың. Т.Галиуллин

Бутый бирү Бутауны дәвам итү

Бутый төшү Тагы да бераз бутау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә