БУТАЛЫШУ ф. Тәртипсез аралашу, ыгы-зыгы килү. Кешеләр үзара буталышкан арада, мин тиз генә таеп өлгердем. Ф.Хөсни Буталыша бару Торган саен ныграк буталышу Буталыша башлау Буталышырга тотыну Буталыша төшү Бераз буталышу Буталышып алу Кыска гына вакыт эчендә буталышу Буталышып бетү Тәмам буталышкан хәлдә булу. --- геннар буталышып бетәләр, имгәнешәләр, гарипләнәләр. З.Хөснияр Буталышып йөрү Бертуктаусыз ыгы-зыгы килеп буталышу. Керә-чыга, мәш килеп, буталышып йөрделәр... М.Насыйбуллин Буталышып китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт буталышу Буталышып тору Әледән-әле буталышу Буталышып яту Буталып таралган, сибелгән хәлдә булу. Өстәгеләргә бернинди ышаныч юк, үзара буталышып яталар шунда. М.Маликова |