БУТАЛЫШ и. 1) Ыгы-зыгы, тәртипсезлек. Канталыев шушы буталыш мизгеленнән файдаланды… Я.Зәнкиев. Ләкин, румнарның беренче рәтләрен сытып китә, дигәндә, ташкын сөрлекте, буталыш башланды. Р.Зәйдулла 2) Ризасызлык белдереп ясалган массакүләм чыгыш, чуалыш, күтәрелеш. Бу исә сөннәр арасындагы буталышны тагын да арттыра төште. Н.Фәттах 3) Гауга, талаш. [Чәпәли чуак] Кешеләр арасында буза, буталыш ясап йөрүче ярым мифик зат. Татар мифлары 4) Аңлашылмаучанлык; тәртипсезлек. Икешәр исем буталыш кертә, эзләгән йортны табуны читенләштерә. М.Юныс. Димәк, фаҗига Рәхимнең башына яңа җитәкче уйлаганнан катырак суккан, аңын томаландырган, югыйсә ул, әлеге сәбәпне аңласа, бәлки, буталыштан чыгу җаен күптән табар иде. М.Хуҗин |