БУТАЛЧЫКЛЫК и. Тәртипсезлек, анык булмаганлык, таркаулык, буталыш. Ни әйткәнен дә һич аңламассың, Буталчыклык дөнья сүзендә… Б.Рәхимова. Бүгенге көненең авырлыгы, буталчыклыгы аның тойгыларын, хисләрен тупасландырган иде. А.Гыйләҗев. Нәтиҗәдә, шактый буталчыклык хасил булды. М.Госманов. Буталчык гомерем сиңа юлыккач, ниндидер мәгънә тапкан кебек булдым. Буталчыклыгы бетүгә таба борылды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә