БУТАЛЧЫК с. 1. 1) Буталган, чуалчык. Игнатюкны тыңлаганда да, беркетмә язганда да, Ибраһимовның башында, буталчык җеп бәйләмнәре кебек, төрледән-төрле юрама, тикшерү юнәлешләре барлыкка килә торды. М.Насыйбуллин 2) Тәртипсез, оештырылуы түбән дәрәҗәдә булган яки бөтенләй оештырылмаган. Мәдәрәсә тормышы, андагы шәкертләрнең буталчык хәятлары һаман бер көе дәвам итте. М.Гафури 3) Авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, бәйләнешсез. Чыңгыз, Батый ханнарга, татар-монголларга карата минем эчемдә ниндидер буталчык, капма-каршылыкка баткан тойгылар яши иде. М.Юныс. Таң алдыннан йоклап китте, тик йокысы тыныч булмады: буталчык төшләр күрде, саташты, нидер сөйләнде, кычкырынды. Б.Камалов. Әхмәтшаның буталчык аңлатуын парторг түземлек белән тыңлый. А.Расих 4) Катлаулы, четерекле; каршылыклы. Пичуговның тормышына һаман төшенеп җитә алмый әле Кәрам. Сәер, буталчык нәрсә. Ш.Бикчурин. Ул ни әйтер, бу гаҗәеп сәер, буталчык хәлгә нинди ачыклык кертер – шуны ишетәсе килә иде. Ә.Еники. Тик менә, аңа эндәшү өчен, үзенең һәм атасының исемен әйтермен, димә инде. Буталчык, озын, ниндидер эт эчәгесе… Ш.Бикчурин 5) Озын һәм аңлау өчен авыр булган. Ә без биредә бик үк аңлашылып җитмәгән буталчык җөмләләр генә күрәбез. Р.Миңнуллин 6) Болганчык, болгавыр, тынычсыз (ел, заман, чор турында) . Теге буталчык төнне Гәүһәрия, ни уйлап, калырга риза булды икән? А.Гыйләҗев. Аларның котын алган бик буталчык, куркыныч вакытлар үтте бит инде. Ә.Еники. Буталчык еллар. Буталчык заманда яшибез 2. и. мәгъ. к. буталыш. Семьялылар казармасындагы җанлылык бүген бөтенләй башкача --- нәрсәнедер ашыгып көткән вакытта гына була торган ашыгыч бертөрле буталчык күзгә ташлана. М.Гафури |