БУТАЛУ ф. 1) төш. юн. к. бутау ( 1 4, 6 мәгъ.)

2) Чорналып, уралып, хәрәкәтләнергә комачаулау. Егете чалбар чабуына буталып йөрүче бер баламут булса икән. Чибәр, акыллы, бик әдәпле! А.Хәсәнов. Хәлим, буталып барган чалбар чабуларын кесәләреннән тотып, кызу-кызу атлый. И.Гази

3) Нәрсәнең дә булса тирәсендә еш булу, янында, эчендә вак-төяк эш эшләү, кайнашу. [Галиулла:] Тракторда идем, хәзер мастерскойда буталам шунда. Т.Миңнуллин. Тартып чыгарыр идем, су буенда сыер савучылар бутала. Т.Миңнуллин

4) Бергә кушылып, тәртипсез аралашып бетү. Аның тавышы, барыбер, төнге тулай торак гүелдәвенә кушылып буталачак иде. Н.Гыйматдинова. Көпә-көндез кеше эзләп киләм, Кеше диңгезендә буталып. А.Хәлим. Мәйдан буталды. М.Гафури. Яңгыр эченнән барам, бер тавышсыз, балык кебек. Тыным кысылган, аяклар буталган, күк асылынган. М.Галиев

5) шелт. Берәү белән бәйләнү, бәйләнешкә керү. Аның эше тыгыз, вакыты юк синең белән буталырга. Ш.Бикчурин. [Яңа кеше] Эчмиме, тартмыймы, хатын-кыз белән буталмыймы? Ш.Бикчурин

6) Бәйләнеш, эзлеклелек, аныклык югалу; ялгышу. Син күп укыгансың, әмма үзең буталасың ---. Г.Ибраһимов. --- кичәге кара күзләр, кайнар үбү һәм Вәдүтләрнең несчастный өч үрдәк бәпкәсе – барысы бергә буталды. М.Мәһдиев

7) Адашу

Бутала бару Торган саен ныграк буталу

Бутала башлау Буталырга тотыну. Тәбрикнең күңелендә тагы аңлаешсыз фаразлар бутала башлады. Ә.Баян

Бутала тору Әледән-әле буталу. Менә Филәриттән сорарга иде, сәхнә тирәсендә бутала торган кеше бит. Аманулла

Бутала төшү Бераз буталу

Буталып алу 1) Аз гына вакытка буталу, фикер эзлеклелеген аз вакытка югалту. --- болай эшләсәк, ни... Болай итик без, – дип буталып алды, шул арада фикерен авылны тоташ күмәкләштерергә килгән вәкил һичшиксез аңларлык итеп түгәрәкләргә тырышты. М.Хуҗин

2) күч. Кыска гына вакыт дәвамында гыйшык уены уйнау

3) күч. Кыска вакыт эчендә үзара мөнәсәбәтләр бозылу

Буталып бетү Тулысынча, тәмам буталган хәлгә килү. Башкаларның да язмышлары буталып беткән. Г.Ибраһимов. Шуны уйлап --- буталып беттем. Ш.Камал. Охшаш яңгырашлы әлеге атамалар аның башында тәмам буталып бетте. Ә.Мушинский. Бернинди сәбәпсез яктыртырга ярамый, ул чагында ата бөҗәкләр буталып бетәр иде, утлачлар ыругы җир йөзеннән юкка чыгар иде. Кызыклы физиология

Буталып җитү Тиешенчә, катышып беткәнче буталу

Буталып йөрү 1) Озак вакыт, бертуктаусыз әрле-бирле килеп буталу. [Эт] Ашарлык берәр нәрсә таммасмы дип, янымда әрле-бирле буталып йөрергә тотынды. С.Җәлал

2) Нәрсәне дә булса таба алмыйча адашып әйләнгәләү. Штабны эзләп, шактый буталып йөрдем. А.Шамов

Буталып калу Кинәт кенә дөрес җавап таба алмыйча аптырау, вакытлыча төгәл бер фикергә килә алмыйча тору. – Буталып калдым әле мин, доктор Зәйтүнә, – диде ул [Мөдәррис]. М.Маликова. --- беренче мәртәбә уңышсызлыкка очраудан, очсыз-кырыйсыз лабиринтка охшаган төзелеш проблемалары эчендә буталып калуыннан гаҗиз булуын тойды. Р.Вәлиев

Буталып килү Күптәннән, озак вакытлардан бирле буталу. Эш шунда ки, тарихи әдәбиятта халыкның оешу дәвере --- күп еллар дәвамында ясалма рәвештә буталып килде. Р.Әмирхан

Буталып китү Ниндидер бер моменттан, көтмәгәндә, кинәт бутала башлау. Әгәр вакыйгалар бер-берсен узышып, көннәр-айлар, хәтта ки еллар буталып китә икән, моңа вакыт гаепле. А.Гыйләҗев

Буталып кую Кинәт, бер тапкыр буталу

Буталып тору Әледән-әле, еш буталчыклык барлыкка килү. Дөнья буталып тора, казна урманында качкыннар пәйда булган, ди. К.Тинчурин

Буталып яту Буталган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә