БУТА и. 1) Бер яшькә кадәрге дөя баласы. Бутасыннан аерылган дөядәй бузлай калдың син, Күп тубыннан аерылган коштай моңлай калдың син. Дастан. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара... Г.Ибраһимов 2) бутам. Иркәләп мөрәҗәгать итү сүзе. Килер-китәр юлыңа киндер чәчтем, яр-яр, Киндер китән булганчы, килгел, бутам, яр-яр. Җыр |