БУСАРЫНУ ф. диал. 1) Нык дулкынлану; кайгыру, борчылу, пошынып газаплану. Ярсып, бусарынып, һәммәсе кычкыралар, йодрык күрсәтәләр, кулларын болгыйлар; муеннарын сузып, аяк очларына басып, һәммәсе лапас эченә, аның да җир идәненә карыйлар. Г.Бәширов 2) Йөзе кызарып бүртенү, чырай үзгәрү. Сельпо кешесе белән мөгаллим сәгатьне алып капчыкка төргәндә, ишектән, бусарынып, төсләрен бозып, баягы алъяпкычлы хатын килеп керде. Г.Бәширов Бусарынып йөрү Соңгы вакытта яки күптәннән бусарынган булу. Шул уйлары белән бусарынып йөргән чакта, кешеләр Шәвәли картны ашка чакырып алдылар. Г.Ахунов. Өстәл белән тәрәзә арасында бераз бусарынып йөрде дә Гайнанга дәште: – Йә, син нинди акыллы эшләрең белән куандырмакчы буласың? Г.Бәширов |