БУСАНУ ф. диал. 1) Пошыну, тынычсызлану, хафалану; ачу килү, ачу кабару. Йокы алмый бусанып яту

2) Эсселәп тирләү, кызышу, кызу. Кайнар мунчада хуш исле себерке белән кат-кат чабынып, бусанып, чәй эчеп, янә чабынып, коенып, тышка – эссе һавага чыксаң, челләнең эссесе сизелмәс. Р.Батулла. Әйтерсең вак-вак күмер тузаннары шулай җемелдәшеп яна, тәне кызыша, гасабиланган җаны бусана. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә