БУСАГА и. 1) Ишекнең, тәрәзәнең (сирәк кулланылышта) аска яткырып салынган борысы. Кияү ишектән кергәндә, бусагада сузылып яткан хатын-кыз яшьләр арасында иң өлкәне иде. Н.Фәттах. Мин, бусага төбенә килеп, ишек ярыгыннан гына шул якка күз ташладым. Р.Зәйдулла. Тәрәзәнең бусагасы бик киң микән, тар микән, Хафизәләм иркәм, аппагым ла, бик киң микән, тар микән. Хафизә күк матур ярлар бу дөньяда бар микән, Хафизәләм иркәм, аппагым ла, бу дөньяда бар микән? Г.Камал

2) Су төбендә ташлардан барлыкка килгән калкулык. Дон буйларында, Днепр бусагалары тирәсендә казаклык иткән рус качкыннары (бродниклар), ә андыйлар мондый болганчык чорларда аз булмаган, Батый чакыруы буенча, үз теләкләре белән, яңа хезмәткә үткәннәр. М.Гайнетдинов. Бусагаларга, шарлавыкларга һәм сайлыкларга бай булган көчле агымлы елгаларда йөзүче сиглар, сёмгалар, күтәмәләр һәм башка балыклар – бик яхшы сикерүчеләр. Су асты дөньясы

3) күч. кит. Нәрсәнең дә булса башланышы, алды. XXI гасыр бусагасына без һәммәбез – бөтен кешелек дөньясы – зур өмет һәм ышанычлар белән аяк баскан идек. Р.Низами. Табигать үзе конструкцияләгән бу гаҗәеп җылы алмаштыргыч гәүдәнең перифериясенә китүче канга үзенең артык җылысын май барьеры бусагасында калдырырга мөмкинлек бирә. Кызыклы физиология

4) күч. кит. Нигез, туган җир. Сезнең кебек янып яшәмәсәк, Кабул итмәс туган бусага. М.Әгъләмов

◊ Бусага атлау Керү. Бусагага бару (килү, егылу) Кемгә дә булса үтенеч, гозер белән килү. Минем улларым бервакытта да андый үтенеч белән кеше бусагасына бармаслар. А.Шамов. Бусага таптау Кемгә дә булса, үтенеч белән, бик еш мөрәҗәгать итү. Менә хәзер инде шул юл өчен нефтьчеләр бусагасын таптый. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә