БУРЯТ и. Телләре монгол телләре семьялыгына караган, шаманизм да сакланган һәм шулай ук будда динен дә тоткан, Бурятиядә яшәүче төп милләт атамасы һәм шул милләтнең бер вәкиле (үзатамалары – буряад). Хәтерлисездер, шагыйрьнең рус, белорус, казак, бурят, корея, тау халыклары, Кырым, Ерак Көнчыгыш әкиятләре һәм легендаларына таянып язылган күп кенә әсәрләре бар. З.Мансуров . Кояш чыкканда Җыр яңгырый таудан Кайгы-сагышсыз. Бурят та җырлый, Ойрот та җырлый ---. Ш.Маннур. Мәйдан уртасында милли киемле баһадир аучы бурят басып тора. Г.Әпсәләмов. Бурятларда луслар ир-ат һәм хатын-кыз (лусут эхенер), ягъни Су кызы җенесеннән булырга мөмкин. Татар мифлары |