БУРЫЧЛЫ с. 1. 1) Бурычы булган, әҗәткә алган. Ә эш табарбыз. Димәк, урнаштырган өчен, фирмага 150 доллар бурычлы буласыз. Ф.Җамалетдинова 2) Тиешле. Үзләренә хезмәт итәргә бурычлы кәнизәк дип карыйлар. Ф.Әмирхан 2. хәб. функ. Яхшылык белән кайтарырга тиешле. Ир-ат әгәр дә бөек җиңүләргә ирешә икән яки зур гамәлләр кылырга сәләтле икән, беренче чиратта, ул моның өчен хатын-кызга, бары тик хатын-кызга гына бурычлы! З.Хөснияр |