БУРЫЧЛАНУ ф. 1) Бурыч алу, әҗәткә керү 2) Кемнеңдер каршында җаваплы булу. Кечкенә бала көннәремдә, һичбер эшкә ярамасам да, ата-анам мине киендереп, асрап үстерделәр. Аларга бурычландым, тәкъсир. Дәрдемәнд Бурычланып бетү Бурыч күп булу, бурычка бату Бурычланып китү Кинәт кенә бурычлану. Менә бурычланып киттеләр. Кәримгә ике мең тәңкәгә йортлары залукта булган, ул саттырырга тели башлаган. Г.Исхакый Бурычланып тору Әледән-әле бурычка алу |