БУРЫЧ и. 1) Кире кайтару шарты белән, кемгәдер бирелгән яки кемнәндер алынган акча, әйбер; әҗәт, бирәчәк, көтәчәк. Бичара хатын аның өчен муеныннан бурычка баткандыр, үзе ипи белән суда гына утыра торгандыр… Ә.Еники. Нәҗип дәшмәде, күңеленнән генә кемнәргә, күпме акча бурычы барлыгын санап барды. А.Гыйләҗев. Бурычны, алдан сөйләшкәнчә, ит-май ише нәрсә белән каплаячак. М.Хәсәнов 2) Һичшиксез үтәлергә тиешле эш. Ул [Әнвәр] аны намус бурычы дип карый иде. Х.Камалов. [Анисимов:] Шуңа өстәп, яңа план, яңа бурычлар турында да берничә сүз әйтерсез. Р.Ишморат // Үтәлүе мәҗбүри булган конкрет эш, йөкләмә. Эшче – фидакяр, ул үзенең ил алдындагы бурычын тоеп эш итә. С.Сөләйманова. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты Күлдән Кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Г.Ибраһимов. Шушы сугышларның берсендә Нуруллинга бик зур бурыч йөкләделәр. А.Шамов. Сугышчан бурычны сезгә майор Гыймаев аңлатыр. Ф.Латыйфи // Төгәл максат. Бурыч белән намус, нигәдер, күп вакыт бер-берсенә каршы килә. Х.Камалов. Татар музыкасының үзенчәлеген саклаган хәлдә, аны югары техникага ия итү, аны үстерү – шактый авыр бурыч. М.Җәлил. Сезнең яхшы укуыгызга ирешү – минем изге бурычым. М.Мәһдиев // Вазифа. Инде алар [ата-анам] картайды, бер эшкә дә ярамыйлар. Ашатып, эчертеп, бурычымны түлим. Дәрдемәнд |