БУРСЫК и. 1) Сусарлар семьялыгыннан, очлаеп килгән башлы, озын тупас йонлы ерткыч җәнлек; русчасы: барсук. Каршыдагы егет аңа, үзенең шомалыгы һәм елтыр күзләре белән, нигәдер, бурсык сыман тоелды. М.Мәһдиев. Ул карт заманында бу тирәләрдә аккошлар, торналар, бурсыклар булган. Г.Бәширов. Бал кортлары исәбенә генә туклануга күчкәч, бу кош яңа ояларны да эзли башлый, ә, тапкач, умарта семьясын үзе генә җиңә алмаганлыктан, көчлерәк юлбасарларга: --- бал ашаучы бурсыкларга үзенең табышы турында кычкырып хәбәр итә. Кызыклы физиология. Өлкән бурсыкның авырлыгы көз көне 14 – 18, ә кайчак 20 – 26 килограммга җитә, озынлыгы да 70 – 90 сантиметр тәшкил итә. Кызыклар дөньясында 2) Шул җәнлекнең тиресе |