БУРСУ ф. 1) Бозыла башлаудан исләнү, сөрсү (азык-төлек турында). Өстәлдә торганга, май бурсыган

2) Дымланудан күгәрү, черү. Биек, бурсыган такталы койма артыннан --- үбешү тавышы гына яңгырады. А.Гыйләҗев

3) Авыр исләр катнашудан, дымланудан һәм бөркүлектән, сулау өчен һава начарлану (бүлмә, торак урыннар, транспорт турында). Кечкенә бүлмә һавасы бөтенләй бурсыган иде

4) күч. Борчылу, пошыну. Гафиятулланың күзен йокы алмады. Әле бер ягына, әле икенчесенә әйләнеп, озак кына бурсып ятканнан соң, йоклап булмаслыгына тәмам ышанып, кинәт сикереп торды. Ф.Хөсни

Бурсый бару Торган саен ныграк бурсу

Бурсый төшү Бераз бурсу

Бурсып бетү Тулысынча бурсу. Олы-олы тарихчыларга, өлкән язучыларга ул «бурсып беткән мәдрәсә белеме белән, университет бетермәгән башыгыздан, сез ничек итеп тарихка тирән керә алырсыз икән» кебегрәк фикер әйткәне хәтердә калган. Р.Батулла

Бурсып китү Бераз бурсу, бурсыган хәлгә килү. Мәдинә, берничә йөз кешенең тирләвеннән бурсып киткән һаваны җилләтү өчен, --- тәрәзәне ачты. К.Нәҗми

Бурсып тору Билгеле бер вакыт дәвамында бурсу

Бурсып яту 1) Озак вакытлар дәвамында файдаланмаудан, күптәннән тотылмаудан бурсыган булу. Тик торганчы, тун итәгең уа тор, дисәгез, оланнар, шушы Николай патша тагарагы төбендә бурсып яткан бүкәннәрне бераз кымшандырып карамыйсызмы, диюем. К.Миңлебаев

2) күч. Һавага чыкмыйча, бина эчендә озак вакыт булу. Һаман шулай китап тузаны сулап, тынчу бүлмәләрдә бурсып ятмасыннар – кайтып, әти-әниләренә хезмәт итсеннәр, ди торганнардыр инде. С.Поварисов

3) күч. Кеше белән аралашмау, яңалыклар белән кызыксынмау. Әллә ул бары тик безне – «генерал утарында бурсып яткан буржуйларны» уятыр өчен генә, мәҗлесне кыздырыр өчен генә сөйлиме? Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә