БУРОВОЙ с. рус 1. Җир токымнарын бораулау белән бәйле. Әйе, кая гына карасаң да яңалык биредә: буровой вышкаларын, тәгәрмәчләр куеп, рельстан тәгәрәтеп йөриләр, скважиналарны кыеклап бораулыйлар. Ш.Бикчурин

2. и. мәгъ. сөйл. 1) Скважина янындагы ярдәмче корылмалар (каланча һәм будка). Ә бездәге буровойлар – исәпсез-хисапсыз. Ф.Яруллин . Һәрбер буровой өчен директор да, баш инженер да, участок начальниклары да куярга мөмкинлекләре юк бугай шул… М.Хәсәнов

2) буровойлар сөйл. к. буровойчы. Ул әби, буровойлар килгәч, өйләрне сүтәләр, авылларны күчерәләр, дип тә сөйләп чыкты. А.Әхмәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә