БУРЛЫК и. сөйл. Караклык, угрылык. Аннан киләчәктә башкаеңның ни күрәчәге өчен курку китми: хакимнәрнең әллә ниткән бәхетләр, игелекләр ышандырып кытыклауларына, ә үзләренең астыртын бурлыгына, азуның чигенә җитүләренә чыдарлык түгел. Ә.Гаффар. Остарып беткәнсез бурлыкка. Менә ничек? Кеше таламакчы. Ә.Баянов. Ачтан үлсәм – үләрмен, әмма баламның бурлыгын күтәрә алмам. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә