БУРЛЫ с. Кызыл өстендә ак таплары булган (гадәттә ат төсе турында). Аның [атның] коласы да, җирәне дә, алмачуары да, бурлысы да була икән! М.Мәһдиев. Ул, икенче көнне, Миңлегалинең яратып җигә торган бурлы атына башак биргәндә, атның башын кочаклап озак елады, ул көнне бурлыга онны бер соскычка күбрәк сипте. М.Мәһдиев. Гусар яткан арбаны тарткан ике бурлы бия бер уңайга атлыйлар да атлыйлар. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә