БУРЛАТ и. 1. 1) Куе кызыл төс. Бурлат та чаршау, ефәк бау, Кор, дисәң дә, кормам, инәкәм. Җыр. Елгага да ут капкан бит! Дулкыннар, берчә – бурлат кызыл, берчә чи сары телен чыгарып азарына ләса. Г.Якупова. Бал-маскарад беткәндә, аларның чырайлары бурлат кебек иде инде. Ф.Садриев

2) Шундый төстәге тукыма

2. с. мәгъ. Куе кызыл төстәге тукымадан тегелгән. Бурлат чаршау шәүләсе [кызның] битенә төшә. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә