БУРЛАК и. иск. 1) Элек: елгаларда, төркемләп, аркан белән пароход, баржа тартучыларның берсе. Бурлаклар кырыйга чыгып, кайберләре утын җыеп килеп, шунда ук ут ягып җибәрделәр. М.Гафури. Нәрсә, без, Калач шәһәрен эзләп, сал тартып бара торган бурлаклар көненә калдыкмыни? Н.Исәнбәт 2) диал. Хезмәтче; кара халык. Акчарлакның ачы авазларын Тыңлый-тыңлый, халкым, уйлап бар: Өзелерме аркан йә түземлек, – Булырбызмы мәңге бурлаклар?.. И.Юзеев 3) сөйл. кыек килешләрдә. к. бурлаклык. Гомере буе башы бурлактан кайтмаган Гаделшаның. Г.Толымбай |