БУРЗАЙ и. рус 1) Нечкә озын аяклы, очлаеп килгән озынча танаулы ау эте токымы, чапкыр эт. Бу – аның кәсебе: атларын һәрвакыт таза, көр тота, ә көз җитеп, беренче кар төшкәч, шул атларның берәрсен иярләп, төлке, бүре сугарга да чыга иде. Шуның өчен генә ул ике бурзай да асрый иде. Ә.Еники. Сәет-Әхмәт, шигырь аңламавы өстенә, бик гарьчел дә иде, күзе киек исен сизгән бурзайныкы кебек сузайды, ул, кулы белән, мәчет эченә тулган кешеләргә ишарәләде. Г.Зәйдулла. [Этләрнең] Бер ишесе, эзгә төшеп, җанварны урыннан кузгатучылар, бер ишесе – бурзайлар, болары, кай яклары беләндер, әкәмәт зур борчаларны хәтерләтәләр. Ә.Гаффар // Ау эте, чапкыр эт; теләсә нинди зур гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле эт. Куян аулыйсың килсә, бурзай ал. Мәкаль. Бүре тотар бурзай эт бөереннән беленер, бүре сугар ир-егет беләгеннән беленер. Мәкаль. Дүртенче көн китте, дигәндә, аларны --- эткәләп-төркәләп, бурзайларыннан талатып, агач вагоннарга тутырдылар. Г.Кашапов. Кечкенә эт бик зур бурзайга өрә икән. А.Хәсәнов 2) сөйл. кимс. Гәүдәгә зур яшүсмер, кеше. [Рәфис:] Ач ишекне, бурзай. [Галиулла:] Син сүзеңне үлчәп сөйлә, ярыймы. Күрсәтермен мин сиңа бурзаеңны. Т.Миңнуллин. Малайлар каршына авыл советы рәисе килеп басты: – Hy, бурзайлар! Тәмле булдымы бәрәңгегез? Р.Бәшәр |