БУРЖУЙ и. рус 1. гади. с. к. буржуа. Иллә комсыз, иллә кансыз да инде «буржуй» дигәннәре. Г.Бәширов. Соңгы кабат яулык болгар өчен, Палубага чыкты Буржуйлар. Х.Туфан. [Вилдан:] Cин аны беләсеңме? [Хәлил:] Белмичә, сезнең цехтан инженер, буржуй. А.Гыйләҗев. Буржуйлар һәм алпавытлар үзләренең элеккеге – патша вакытындагы хакимлекләрен, мал-мөлкәтләрен кире кайтарып алырга телиләр. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2. с. мәгъ. 1) к. буржуаз. Син, әлегә, Буржуй илләрнең ---, Аларның бер гади бәндәсе. Х.Туфан

2) сөйл. Зур, бик каты бүлтәеп чыккан. Кайсы кайда урын табып, кешеләр йоклап беткәч тә, Ишәй абзый калай мичкәдән ясалган буржуй корсаклы мич каршында утыра бирде. Ш.Бикчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә