БУРЖУАЛАШУ ф. Буржуага әйләнү. Татар «йомышлыларының», буржуалашкан сәүдәгәрләренең мондый фикерләре үз заманының хаким идеологиясе белән каршылыкка керде. Н.Исмәгыйлов

Буржуалаша бару Акрынлап буржуалашу

Буржуалаша төшү Бераз буржуалашу; тагын да ныграк буржуалашу. Беренче рус революциясеннән соң тагын да буржуалаша төшкән либераль язучылар, журналистлар, сәүдәгәрләр ---. Р.Нуруллина

Буржуалашып җитү Буржуага хас сыйфатларны тулысынча алып бетерү

Буржуалашып китү Буржуалашу стадиясенә керү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә