БУРЖУАЗЛАШУ ф. Буржуазиягә хас сыйфатларны алу; буржуазия вәкиле булып китү. Анда буржуазия дворяннарның буржуазлашкан өлеше белән союзда чыгыш ясый ---. Ә.Хуҗиәхмәтов

Буржуазлаша бару Акрынлап буржуазлашу. Кендеге белән шул сыйныфка береккән бу зыялылар, чынлыкта буржуазлаша барып, Ватанын да үз милке итеп караячаклар, аларда чын зыялылар психологиясе калмаячак та калмаячак. Ә.Борһанов

Буржуазлаша төшү Бераз буржуазлашу

Буржуазлашып җитү Буржуазиягә хас сыйфатларга тулысынча ия булу

Буржуазлашып китү Буржуазлашу стадиясенә керү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә