БУРЖУАЗИ’Я и. фр. 1) Феодаль җәмгыятьтә: шәһәр кешесе 2) Марксистик караш буенча, капиталистик җәмгыятьтә төп җитештерү чараларына һәм җитештерү көчләренә ия булып, яллы эшчеләр хезмәте хисабына өстәмә табыш алып баючы хаким сыйныф. Көнбатыштагы буржуазия талау юлына басмаган, аның үз байлыгы да җитәрлек булган. Ә.Борһанов. Буржуазия – җитештерүче милекчеләр, икътисади тормышны оештыручылар булган ---. Ә.Борһанов. Мин, тәмле ашау – буржуазия калдырган гадәт, ашау өчен яшәү – оят максат, дигән фикергә кушылырга мәҗбүрмен. М.Юныс. Татар буржуазиясе үзен милләтнең юлбашчысы итеп күрергә тели. Татарстан тарихыннан хикәяләр 3) сөйл. Бай кешеләр ( эшмәкәрләр, олигархлар, мультимиллионерлар) катламы |