БУРЖУАЗ с. 1) Буржуазиягә хас. Буржуаз мөнәсәбәтләр 2) Буржуазия хакимлеген чагылдыра яки ныгыта торган; аның ихтыяҗларын, теләкләрен яклый торган. Халык хуҗалыгы һәм дәүләт белән идарә итүне буржуаз белгечләр кулына тапшыру да бу очракта коткара алмый. Ә.Борһанов. Буржуаз идеологиянең төп асыл төшенчәләре: хосусый милек, базар икътисады, демократия… Ә.Борһанов. Милли дәүләтчелеккә омтылыш, ишетмәсәгез ишетегез, ул – буржуаз уйдырма түгел. Р.Мөхәммәдиев. Чит ил кешеләре, сезгә карап, совет кешесенең нинди булуын, аның буржуаз илләрдә яшәүчеләрдән кайсы ягы белән аерылып торуын беләчәкләр. М.Юныс |