БУРЖУА и. фр. 1) Буржуазия сыйныфы вәкиле, хосусый милекче. Байтак еллар үткән шуннан соң, Царизм да, буржуа да беткәч, Аның белән тагын очраштым. Х.Туфан

2) тар. Көнбатыш Европада феодализм чорында һөнәрчелек һәм сату-алу белән шөгыльләнгән урта катлау шәһәр кешесе

3) җый. и. Буржуазия. Болар эчендә Себер татарларының буржуасы килеп чыкты. Г.Гобәйдуллин. Буржуа кулыннан властьны алмый торып, сугышның тиз генә тукталуын көтәргә ярамый. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә