БУРА’У II ф. Бик каты бөтереп буранлау. Бурый буран, елый олан, бармый ат, кыйный карт. Такмак. Шул ук мизгелдә, бурап-бурап әйләнгән кар пәрдәсе эченнән, бер-бер артлы атлаган ике гәүдә күренде. З.Зəйнуллин. Хәзер менә юеш җиргә, Бурап-бурап, яфрак ява. Р.Зәйдулла Бурап йөрү Озак вакытлар буе бурау. Алданудан җил, йокысын җуеп, Бурап йөри дөнья буйлата. Ә.Баян Бурап килү Буран буратып якынлашу. Урап, бурап килгән бураннарга Кереп киткән идем син юкта, Чак төртелми калдым буран аша Томрап торган ике зур утка. Ф.Тарханова Бурап тору Әледән-әле, еш бурау. Тышта ап-ак карлар ява, Бураннар бурап тора. Ф.Чанышева |