БУРА’У I ф. Бура итеп эшләү, бура ясау. Мунча һәм сарайны бурарга керештем. Ф.Яхин. Җир сөрәсе, бәрәңге утыртасы, яшелчә үстерәсе, бура бурыйсы килә. Р.Сибат . Ир-атлар арасында өй бурау, бүрәнә юнәтү турында сүз чыкса, Нәүширван абзый шунда ук аркылы килә. М.Галиев. [Татарның] Баераклары, хәллерәкләре мәчет салдырган, мәктәп-мәдрәсә ачкан, --- итек-читек теккән, тула баскан, йөзек-алкалар, беләзек-чулпылар койган, бура бураган, тәрәзә йөзлекләре ясаган. Сөембикә Бурап алу Тиз арада бурау Бурап бетерү Бурау эшен тәмамлау. Санап чыгар иде ниргәсен ул, Бурап бетергәч үк бурасын. Ш.Маннур. Җәйнең соңгы, ләкин әле кояшлы, җылы аенда уңган балта осталары Сафуанның бурасын бурап бетерделәр. Ә.Салах Бурап йөрү Әле, хәзерге вакытта бура бурау белән мәшгуль булу. Кап-кара кием белән, ул [әтисе] аның [Галимҗанның] төшенә керде. Шул кара киемдә үзенә бура бурап йөри. С.Поварисов Бурап кую Буралган хәлгә китерү. Элек, тормыш тагын да авыррак чакларда, әби-бабаларыбыз чишмәләрне барлап, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тазартып, карап торганнар, бурап куйганнар. Ф.Гарипова Бурап чыгу Тоташтан, башыннан ахырына кадәр бурау |