БУРАНЛЫ с. 1) Буран уйнап торган, буран чыккан. Буранлы атна башындарак, Сәрвәргә яман бер төш керде. Я.Зәнкиев. Буранлы төн иде. М.Мәһдиев // сир. Буран белән бергә була торган. Буранлы давыл кузгалды. А.Алиш 2) күч. Шау-шулы, ызгыш-талашлы. Бик буранлы төш иде бит, чишенеп үк ташланылган икән, каһәр, дип көлгән булдым. М.Әмирханов. Буранлы җыелыш 3) күч. Хисләргә бай; ашкынулы. Буранлы яшьлек |