БУРАНЛА’У ф. 1) Буранлы булу, буран уйнап тору (көн, һава турында) 2) Буран рәвешендә җил бөтерелеп исү, шулай, җилләп, көчле итеп яву, тузу. Буранлап яуган яңгырда берни күрер хәл юк. Г.Нәбиуллин. Кар иртәдән кичкә кадәр буранлап яуды. М.Рәфыйков 3) з.-сыз. Һава торышының буранлы булуы турында. Төнлә азрак буранлаган, юлга бераз себергән иде. М.Гали Буранлап алу Аз вакыт аралыгында буранлау. Яз уртасы якынлашса да, көннәр салкын әле. Агачлар яшәргәч тә буранлап ала торган. С.Шәрипов Буранлап җибәрү Кинәт буран чыгу, буранлый башлау. Тагын буранлап җибәргән Буранлап китү Кинәт буранлау. Соңгы вакытта көннәр буранлап киткәнлектән, төпләр кар астында калган. Ф.Яруллин Буранлап тору Әледән-әле яки билгеле бер вакыт дәвамында буранлау. Ә вакыт бик соң: төнге унбер тулып килә. Буранлап тора. В.Нуруллин. Көн кичкә авышып бара, нык кына буранлап та тора. Ф.Хөсни Буранлый башлау Буранларга тотыну. Көн кичкә авышкач, буранлый башлады Буранлый төшү Бераз буранлау |