БУРАНЛАТУ ф. 1. 1) сөйл. к. буранлау. Иртә белән буранлаткан иде. Ш.Камал 2) Ком, тузан, кар бөртекләрен очыртып, тузгытып тарату. Буранлатып, кар көрәү 3) күч. сөйл. Бик каты ачулану, тавыш чыгару. Абыйсы, кайтып, тагын буранлатты 2 . буранлатып рәв. мәгъ. сөйл. Тиз-тиз, кызу-кызу, барысы бердәм. Алар тагын буранлатып эшләп алдылар Буранлатып алу Бераз гына, кыска вакытка буранлату Буранлатып җибәрү Кинәт буранлата башлау. Шул шул, чын шагыйрь сүзенең сере шунда: ул минем дә моңарчы тын судай изрәп кенә аккан хисләремне «буранлатып» җибәрә. Х.Сарьян Буранлатып тору Әле, хәзерге вакытта буранлату |