БУРАН и. 1. 1) Көчле җил белән күтәрелгән кар өермәсе. Җәяүле буран декабрь карын тарата. А.Гыйләҗев. Ашыктырып этә иңнәремнән Туган якка буран. Өянкеләр авыл башынача Каршы чыгып торган. Р.Вәлиев. Тышта буран улый, маяклы юл, моңсу гына булып, еракка сузылган. М.Мәһдиев

2) Гадәттә тартымлы формада: җил белән күтәрелеп бөтерелгән тузан, ком өермәсе. Алабай, кая керергә белмичә, тузан бураны күтәреп, аларга өрергә, чәбәләнергә тотына. З.Зәйнуллин. Бигрәк тә, ком бураны белән бергә күмелеп, ком астында калган скрипкачының фаҗигасе, --- аның күңеленә нык сеңеп калган иде. Ш.Камал. Кил яныма ком бураны булып. Чишмә булып типсәм дә – үкенмәм. Сөләйман

3) Кояшның магнит активлыгына бәйле тирбәнешләр. --- геомагнит тикшеренүләр обсерваториясе белгечләре, магнитлы бураннарга ышанырга кирәкми, дип саныйлар. Иң шәп календарь

4) күч. Көчле гауга, ызгыш-талаш. Тыштагы буран – буран түгел, өйдәге буранга чыдап булмый. Мәкаль. Чөнки каршы әйтелгән сүз, аталарының ачуын арттырып, буранны гына көчәйтәчәк. Г.Ибраһимов. Тышта буран булса булсын, Өйдә буран булмасын. Р.Мөслимов // Тынгысызлык. Күңелдә – буран да, яңгыр да… М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. Буранлы (көн, һава турында). Бу ел кышлар бик буран, Җаныем, шәлеңне уран. Г.Тукай

◊ Буран күтәрү к. буран уйнату. Моңа каршы ике кандидат та буран күтәрделәр. Г.Ибраһимов. Буран уйнату 1) Тузыну. Оляның ялгыш кына бүтән ирләргә күзе төшсә, Мидхәт буран уйната. А.Гыйләҗев; 2) Тиз эшләү. Бу малайның кулы нык булырга охшаган, пычкыны әйбәт тарта. Кар көрәсә – буран уйната. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә