БУРАЛА’У ф. 1) к. бура батыру. --- безнең бу бик борынгы чишмәбез өр-яңадан туган шикелле булды. Авылымның игелекле куллары, аның төбен ләмнән чистартып, матур итеп буралап, әкияттәгедәй итеп бизәделәр. Р.Әхмәтҗанов

2) Ашлык, он салу өчен, келәт эченә бүлемтекләр ясау

3) Бура итеп эшләү. Шунда ук, сирәк-мирәк кенә булса да, буралап эшләнгән чардуган калдыклары күренгәли. М.Хәсәнов. --- алар [чокыр] эчендә биеклеге ике метрга кадәр булган күмү камералары табыла. Алар карагай агачыннан ике катлап буралап эшләнгән. Г.Фәйзрахманов

Буралап алу Тиз арада буралау

Буралап кую 1) Алдан буралау, буралаган хәлгә китереп калдыру. Бер елганы уздык, – туктамадык, юлда очраган авылның коесын карап киттек, – туктамадык, аннан арырак буралап куйган чишмә очрады, – туктамадык... И.Юзеев. Равилнең бик эчәсе килгән иде, ул буралап куелган чишмәнең улагы янына тезләнде дә бите белән суга капланды. Н.Әхмәдиев

2) Кыска вакыт эчендә буралау. Бер атна эчендә осталар бу өйне буралап, түбәсен ябып куйдылар. Ә.Еники

Буралап тору Әледән-әле, еш буралау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә