БУРАЗНАЛА’У ф. 1) Буразна сызу, буразна ясау. Буразналап сипкәндә, сугарыла торган бүлекчәләрне зур ясыйлар. Яшелчәчелек

2) Җир өстен буразнага охшаш канаулар белән ермачлау

3) Йөздә җыерчыклар барлыкка килү, елаудан эз калу. Күз яшьләре ике бит очын буразналап агып төшкән. Х.Камалов

Буразналап бетерү Нәрсәнең дә булса өслегендә күп итеп буразналар, ермаклар ясау. Тау битләрен яңгыр сулары һәм язгы гөрләвекләр буразналап бетергән. М.Хәсәнов

Буразналап тору Әле, хәзерге вакытта буразналау

Буразналап төшү Өстән аска таба эз калдырып үтү. – Ялгышканмын... Рәхмәт сезгә... – дип, яңакларын буразналап төшкән сызыклар арасына елмаюын яшерде, Галимҗан Ибраһимовның халык иҗатына мөнәсәбәте хакында сөйләп китте. М.Галиев

Буразналый төшү Тагы да бераз буразналар ясау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә