БУРАЗНА и. рус. 1. 1) Җирне сөрү-сукалаудан барлыкка килгән, тар гына ерым булып сузылган эз. Карчык бер буразна бәрәңгене казып бетереп килгәндә, бакчага, берәм-берәм, көрәк-чиләген тотып, авыл хатыннары җыела башлады. Р.Газизов. Буразнага төшеп, җирдә калып, Бер орлык та әрәм югалмый. Г.Афзал. Менә мин, йомшак буразнага басып, сабан артыннан атлыйм. М.Юныс

2) Игенченең, сөрүче-сукалаучының эшләп торган урыны. Без буразнага килгәндә, Чулпан калыкмаган иде әле. М.Җәлил

3) Җир өстендәге буразнага охшаш ерганак. Юл буендагы буразна чокырыннан куян атылып чыкты. Г.Бәширов. Аларның [тауларның] күк кырые буйлап сузылган зәңгәрсу буразналары арасыннан кояшның озынча сары сызыклары гына күренеп калды. Г.Бәширов

4) Кешенең баш миендәге сыр, йөзендәге җыерчык. Авыруның баш миендә гадәти буразналар да юк. Х.Сарьян. Ике каш арасына сызылган тирән буразнада какшамас көч яшеренеп ята шикелле. С.Сөләйманова

5) күч. Сайланган яшәү рәвеше, юнәлеш. Ир кешедән мир кешесе булып Күтәрелеп, буразнадан чыкма! М.Әгъләмов. Театрның эстетик нигезе дә бар, Сәлимҗановка театрны яңа буразнага күчерергә кирәкми. Татарстан

2. буразна! ы. мәгъ. Атка буразнадан тайпылмаска кушып өндәү сүзе. На, на, хайван, буразна! дип, Син сукалап йөргән җирме ул? З.Бәшири

◊ Буразна салу (сызу, яру) Берәр өлкәдә яңалык ачу, зур эшчәнлек күрсәтү. Һәм менә монда беренче буразна салучыларның да берсе ул булачак. Н.Фәттах. Давылларда бер буразна ярып Тапкан дуслык мәңге адашмас. А.Хәлим. Ул үзенең халыкны агарту юнәлешендә беренче адымнарны, буразналарны сызуын яхшы аңлый. Татар балалар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә