БУРА II и. Печтерелмәгән нәсел дөясе; ата дөя. Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул. Мәкаль. Карагай буе кола аты Аелдаен айкалды, Бурадаен чайкалды, Буралып утырып атына, Чайкалмады Кыпчак би. Дастан. Гарасат уты янганда, Бура боздан тайганда, Бутасы баш күтәреп торганда, Каз, очып, шоңкар куганда, Ханнан гайрәт киткәндә, Бигә мидәт иңгәндә, --- Идегәй мырза, талашып, Ил соңына төшкәндә, – Хан Туктамыш, гарьләнеп, Байтагым, дип зарланып, Аны әйтеп тулгады. Дастан ◊ Бура кадәр(ле) к. бура кебек. Бура кадәр сыер тоту авыр аңа, кәҗәлек азыкны ничек тә юнәтер идем, ди ул. А.Төхвәтуллина. Ә менә Наил Исхаков хуҗалыгында бура кадәр дүрт сыер бар. Ватаным Татарстан. Йөгереп килсәк, сарай уртасында бура хәтле бер сыер үлеп ята. Уен эш түгел бит, бура кадәрле сыер! Безнең гәҗит. Бура кебек Зур гәүдәле, симез, көр (сыер яки ат турында). Бурлы бия быел кысыр калды. Ул бура кебек таза, калын булып симереп китте. Берүзе биш атның эшен эшләрлек. Г.Ибраһимов. – Ә мин менә кара буранда, суык абзарда бура кебек сыерны көчкә савып кердем, уф Алла! – диде әниләре, авыр көрсенеп. Б.Ислам. Бура хәтле к. бура кебек. Якындагы яланда утлап йөргән бура хәтле, кара чуар нәселле унлап башмак тана – аларныкы. Ватаным Татарстан |