БУРА I и. 1) Агачтан эшләнгән корылмаларның бүрәнәдән торган диварлары өлеше; бүрәнәләрдән салынган өлеше. Абзар җимерелгән, аның янында сыер күренми, еракта – Масра тавы буендагы кое бурасы да күренми. М.Мәһдиев. Тау өстендә, уртада, юан-юан карагай бүрәнәләрдән өеп мендерелгән сигез почмаклы бура --- калкып утыра иде. Н.Фәттах. Буа бурасы да, каралып, зәңгәрсу бака үләне, су төбеннән калыккан куе яшел суүсемнәр ябышып ямьсезләнде. Ә.Гаффар

2) Келәттә, амбарда ашлык салу урыны, бүлемтек; лар. Ашлыгы уңган, җимеше мулдан, Буралар тулган, Шуңа сөенгән. З.Туфайлова. Бушап калган бураларны тутыру өчен, бик нык эшләргә, бик күп хезмәт көне җыярга кирәк иде. М.Мәһдиев . [Ат] Он бурасына башын тыккан да рәхәтләнә. М.Мәһдиев

3) Үлгәннәрне җирләү өчен махсус ясалган корылма. Тегендә, еракта, туң җир астындагы бурада калган кеше инде беркем белән дә икәүдән-икәү генә ята алмаячак. Н.Фәттах

◊ Бурасы буш түгел Тормышы, яшәеше тыныч түгел, ниндидер борчуы, кайгысы бар. Бу хатынның яныннан киткәч, Зәйнең башына, беркемнең дә бурасы буш түгел: берсендә – бер бәла-кайгы, икенчесендә бөтенләй башка төрле каза, дигән уйлар килде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә