БУП- кис. Б авазына башланган буш сыйфатына ялганып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган индивидуаль алкисәкчә. Кырга уракчылар килеп беткәнгә, юл буп-буш булса да, бөтен йир тулы халык иде. Г.Исхакый. Пароходлар Казанга җиткәндә, пристань элеккечә буп-буш иде. К.Нәҗми. Урам буп-буш иде. А.Гыйләҗев. Тәнендә итләре тәмам беткән, буп-буш, шыр сөякләр генә [Әнвәрнең]. Х.Камалов |